ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре "Арзан" сәүдә үзәгендә профилактик чара, консультация өстәле үткәрде һәм кизү торды

2020 елның 28 феврале, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 27 нче февралендә "Арзан" сәүдә үзәгендә җирле эшкуарлар һәм кулланучылар өчен профилактик чара, консультация өстәле уздырды һәм кизү торды. Биредә кулланучыларның һәм эшкуарларның хокукларын бозуга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Фикер алышуларда иң күп сораулар тиешле товарларны кире кайтару һәм алыштыру, шулай ук яраксызга чыгарылган товар өчен акчаны кире кайтару срокларын бозуга кагылышлы иде. Консультация өстәлендә катнашучыларның барлык сорауларына да сыйфатлы һәм җентекле итеп җавап бирү өчен, кулланучыларга һәм эшкуарларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге РФ Законының төп статьялары, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрендәге пунктлар хакында аңлатылды. Шулай ук, эшкуарлар үтенече буенча, Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алмаштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеге турында да җентекле фикер алышу булды.

Моннан тыш, белгечләр кулланучылар өчен акция уздырды, "Арзан" сәүдә үзәгенә килүчеләргә һәм эшкуарларга мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International