Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре өчен "Дәүләт хезмәткәрләренең коррупциягә каршы үз-үзен тоту психологиясе турында" дигән темага дәрес булды. Чараны Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте педагог-психологы Ильвира Латыйпова үткәрде.
Дәрес бик кызыклы булды. Хезмәткәрләргә коррупциянең барлыкка килү тарихы, вазыйфаи затның коррупциягә каршы үз-үзен тоту аспектлары һ.б. турында сөйләделәр. Шулай ук уен формасында бирем дә бирелде.