Контроль чаралар барышында 145 литрдан артык сыра һәм сыра эчемлекләре алынды

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

2020 елның 27 нче февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданин мөрәҗәгате буенча уздырылган административ тикшерү кысаларында Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылындагы кибеткә юл тотты.

Визуаль карау вакытында сәүдә объектының стационар булмаган билгеләре ачыкланды: инженерлык коммуникацияләре юк, бина җир участогына ныклап торып беркетелмәгән вакытлыча конструкциядән гыйбарәт. Әлеге сәүдә объектында алкогольле продукция, шул исәптән сыра сатылмый, дигән мәгълүмат та юк.

Тикшерү чаралары барышында сәүдә залында 27 атамалы сыра булуы ачыкланды, шуларның 6сында яраклылык срогы узган иде. Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъекттан 145 литрдан артык алкогольле продукция алынды.

Моннан тыш, "Росалкогольрегулирование" федераль хезмәтеннән алынган хисап нигезендә, шәхси эшкуар тарафыннан БДАМС системасында алкогольле продукцияне исәпкә алуның билгеләнгән тәртибе бозылуы да билгеле булды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International