Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны янына барып кайтты

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм Апас районы оешуга 90 ел тулу проекты кысаларында агымдагы елның 28 нче февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Н.Абдрахманова, Апас гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Абдрахманова Мәрзия Шәфыйгулла кызы янына бардылар. Мәрзия Шәфыйгулла кызы агымдагы елның апрелендә үзенең 97 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Аның буын кешеләре кебек үк, Мәрзия Шәфыйгулла кызына да күп сынаулар аша узарга туры килгән. Авылда колхозлар торгызылган чорлар бу, сугышка бәйле һәм сугыштан соңгы авырлыклар да.

Тыл ветераны истәлекле бүләкләрне ихлас кабул итеп алды, рәхмәт сүзләрен җиткергәндә йөзендә елмаю чаткылары беленде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International