Еш кына, контроль-инспекция чараларын үткәрү барышында, Казан территориаль органы хезмәткәрләре законсыз әйләнештә яки яраклылык срогы чыккан шактый гына алкогольле һәм спиртлы продукция булуын ачыклый, кагыйдә буларак, мондый продукция әйләнештән алынырга тиеш.
Мондый продукцияне конфискацияләү турында суд карары чыгарылганнан соң, аны юк итү турында тиешле гаризалар формалаштырыла.
Шулай итеп, февраль аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы тарафыннан, юкка чыгару максатларында, чираттагы мәртәбә тиешле оешмага конфискацияләнгән алкогольле продукция тапшырылды. Бу юлы барлыгы 3090 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция тапшырылды.