2020 елның 28 нче февралендә район башлыгы ярдәмчесе А.Е.Ярухин һәм район башлыгы урынбасары И.Р.Измайлов рәислегендә Чүпрәле муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Комиссия эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Татьяна Хәбибуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе Марина Тихонова катнашты.
Комиссия гыйнвар ае өчен тулаем район һәм авыл җирлекләре буенча алкоголь базарының торышы турында фикер алышты. Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов, чик буе районнары белән чагыштырганда, халыкның җан башына алкогольле продукция сату дәрәҗәсенә анализ ясады, җирлек башлыкларына җирлекләрдәге күрсәткечләрне җиткерде. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча эш нәтиҗәләре, легаль булмаган әйләнештән алынган алкогольле продукция саны, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы белән эшләү, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар саны буенча фикер алышынды.
Утырышка комиссия рәисе йомгак ясады, утырышта катнашучыларга 2020 елда барлык юнәлешләр буенча да комиссия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү бурычы турында җиткерелде.