"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында гражданиннан алынган мәгълүмат Казан территориаль органы хезмәткәрләренә Казан шәһәренең Яңа Савин районы территориясендә урнашкан стационар булмаган сәүдә объектында сыра сату очрагын ачыклау мөмкинлеген бирде.
Административ тикшерү уздыру турындагы билгеләмә нигезендә Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре сәүдә объектын карап чыкты, тикшерү барышында әлеге объектның "стационар булмавы" турында башлангыч мәгълүмат расланды. Шәхси эшкуар, әллә белмичә, әллә аның законсыз эшчәнлеген беркем дә белә алмас дип уйлап, тыныч кына сыра һәм сыра эчемлекләре сатып яткан. Өстәвенә, сыра һәм сыра эчемлекләрен сату эшчәнлеге тиешле документларны рәсмиләштермичә һәм БДАМС системасыннан башка гына гамәлгә ашырылган, монысы исә хокук бозулар картинасын тагын да тулыландыра.
Хәзерге вакытта эшкуарга шактый чыгым тотарга туры киләчәк, чөнки сатуда булган 74 литр күләмендәге алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды һәм, суд карары кабул ителгәнче кадәр, "язмышы" хәл ителгәнне көтәчәк.