2020 елның 14 нче февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контрольлек бүлеге, ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Казан шәһәре, Олег Кошевой урамы, 16 йорт адресында урнашкан, төрле эчемлекләр сатыла торган «Пивоман» кибетендә контроль чаралар үткәрде, алар барышында легаль булмаган әйләнештән 73 литр күләмендә спиртлы продукция алынды.
2020 елның 17 нче февралендә «Каскад» шәрабләре һәм эчемлекләре җитештерү буенча Злынковск яңа технологияләр заводы» ҖЧҖ (Брянск өлкәсе) җитештергән 1500 литр күләмендәге спиртлы продукция «Пивоман-Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан ирекле рәвештә тапшырылды.
Тапшырылган алкогольле продукция үрнәкләренең сыйфатын анализлау барышында ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерү барышында «Татэкспертцентр» ДБУ тарафыннан билгеләнгәнчә, алкогольле продукция үрнәкләре («Вишневый» сидры, «Мохито» сидры) буягыч матдә эстәп, су белән болгатылган спирттан гыйбарәт, этил спиртының микъдары 6,2% тәшкил иткән һәм ГОСТ «Сидрлар. Гомуми техник шартлар», «Сыра эчемлекләре. Гомуми техник шартлар» таләпләренә җавап бирми.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы территориясенә легаль булмаган хәмер кертү каналы ябылды, халык сыйфатсыз продукция белән агуланудан саклап калынды.
Хәзерге вакытта ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсендә административ тикшерү эше алып барыла.