Сыйфатлы кием сатып алу – бик гади бурыч түгел. Кемдер кием-салымны – базардан, ә кемдер фирма кибетеннән сатып ала. Еш кына базарда товарлар сатып алган кулланучылар соңрак сатып алынган товарларның сыйфатсыз булуын ачыклый, ләкин үз хокукларын якларга омтылмыйлар. Югыйсә «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы Законда товар сатып алу урыннарына карата бернинди дә чикләүләр билгеләнмәгән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшкуар А.Н. Сибгатуллинаның хатын-кызлар өчен кием-салым сатыла торган объектында семинар-уку үткәрде. Чарада катнашучыларга «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре турында аңлатылды, әлеге Закон нигезендә сатучы кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны тапшырырга тиеш. Килешүдә товарның сыйфаты турындагы шартлар күрсәтелмәгәндә, сатучы кулланучыга гадәттә куела торган таләпләргә җавап бирә торган һәм мондый төрдәге товарны куллану максатларына яраклы товарны бирергә тиеш.
Шулай ук РФ Хөкүмәтенең 55 нче карарында расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең кулланучыларның үзләренә турыдан-туры кагыла торган бүлекләре турында да аңлатылды. Шул исәптән, кулланучылар базары өлкәсендә сатучыларны гына түгел, сатып алучыларны да кызыксындырган күп кенә мәсьәләләр каралды.
Чара ахырында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары язылган визиткалар өләшенде.