Тәтеш районында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, агымдагы елның 3 нче мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Е.К. Сазонова, Тәтеш шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Клавдия Емельян кызы Созонова янына бардылар. Аңа «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» дигән юбилей медале тапшырылды. 90 яшендәге Клавдия Емельяновна авыр сугыш чорын, сугыштан соңгы катлаулы елларны, авыр көн-күрешне һәм колхозлар торгызылуга бәйле вакыйгаларны күз яшьләре белән искә ала. 18 яшеннән башлап ул урман кисүдә эшли, аннары тимер юлларны торгызу өчен шпаллар ясауда катнаша. Тыл ветераны рәхмәт сүзләрен сөнеп тыңлады һәм истәлекле бүләкләрне кабул итте. Барысына да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International