Яраклылык вакыты узса да товар киштәдән алынмаган

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре Совет районы сәүдә объектларының берсендә яраклылык вакыты чыккан сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату фактын билгеләде. Әйләнештән алынган сыра һәм сыра продукциясенең гомуми күләме 2,7 литр тәшкил итте.

Хуҗалык итүче субъектлар белән эш алып барылуга карамастан, эшкуарлар сыйфатлы товарлар сату һәм сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү бурычын үтәми.

Ә бит мондый алкогольле продукцияне сату төрле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, әйтик: агулану, сәламәтлеккә зыян килү кебек күренешләр булырга мөмкин.

Бу хакта уйланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International