Бар тора, уты яна. Ә БДАМС юк

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

2 нче март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәсендә Казан шәһәрендә эшли торган барларның берсендә алкогольле продукция, атап әйткәндә, товар-транспорт кәгазьләре, ярашлылык турында декларациясе булмаган, шулай ук БДАМС системасында да теркәлмәгән сыра сатылу фактын билгеләде.

 Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды һәм административ тикшерү алып барыла. Тикшерү тәмамланганнан соң материаллар судка тапшырылачак.

4,5 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гариза урнаштырган гражданинга акчалата бүләк биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International