Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 37 нче «Мода һәм Стиль. Казан-Яз» махсуслаштырылган күргәзмәсендә кизү тору оештырылды, әлеге чара Казан Ярминкәсе территориясендә быелның 4-8 март көннәрендә уза.
Күргәзмәдә Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 100дән артык җиңел һәм текстиль сәнәгате җитештерүчесе катнаша. Экспозицияләр һәм эшлекле чараларга мода индустриясе белгечләре: сәүдә оешмалары вәкилләре, шәхси эшкуарлар, модельерлар, дизайнерлар, тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, махсус уку йортлары вәкилләре килә, алар идеяләр белән алмаша, тармакның төп темалары буенча яңа мәгълүмат алыша, сәнәгать һәм бизнес-бергәлекләр очрашуларында һәм тармак яңалыкларын күрсәтүдә катнаша.
Әлеге мәйданчык шәһәр халкы арасында бик популяр.
Казан ярминкәсенә килүче кунаклар күргәзмә-сатуларда һәрвакыт кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясе белгечләреннән консультация алырга күнеккән инде. Теләге булганнарның һәркайсы төрле хезмәтләр күрсәтелгәндә, товарлар сатып алганда кулланучыларның хокуклары турында файдалы мәгълүмат алды.
Бу көннәрдә күргәзмәгә килүчеләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләреннән кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр, товарлар сайлап алу буенча киңәшләр алып, товарлар сатып алганда, төрле хезмәтләр күрсәтелгәндә кулланучыларның хокуклары турында файдалы киңәшләр урнаштырылган белешмәлекләр белән таныша ала.