«Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында консультация пункты эшләве турында мәгълүмат

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында консультация пунктында гражданнарны кабул итте.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен, 1983 елдан башлап 15 нче март көнне, ә 1994 елдан башлап Россия Федерациясендә дә билгеләп үтелә.

Традиция буенча, аның тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе билгели һәм 2020 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Рациональ кулланучы» шигаре астында узачак.

2020 елда Бөтендөнья кулланучылар оешмасы (Consumers International) артык җитештерү һәм рациональ булмаган куллану проблемаларына игътибар итәргә чакыра, чөнки бу хәлләр климатның глобаль үзгәрүенә, әйләнә-тирә мохитнең торышын начарайтуга, уникаль табигать объектлары югалуга китерә.

Рациональ куллану ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыруга һәм хәерчелек дәрәҗәсен бер үк вакытта киметүгә һәм һәркемгә яхшы тормыш, ризык, су, энергия, медицинага һәм башка күп кенә байлыкларга ия булу мөмкинлеге биргәндә гадел сәүдәне үстерүгә юнәлдерелгән.

Нәкъ менә кулланучылар тарафыннан сайлап ала белү сәләте товарлар җитештерүгә һәм хезмәтләр күрсәтүгә сакчыл караш формалаштырырга мөмкин.

«Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында уздырылган чара барышында кулланучыларга, эшкуарларга, сатучыларга кулланучыларның хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре хакында аңлатылды. Очрашуда катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат урнаштырылган басма продукция таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International