ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларның хокуклары бозылуга юл куймау һәм кисәтү максатында системалы рәвештә консультация-аңлату эшләре алып барыла. Әлеге эш кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр, консультацияләр, белем бирү семинарлары оештыру һәм үткәрү, мәгълүмати хатлар җибәрү юлы белән үткәрелә. Шулай итеп, Балтач районында яңа эш башлаучы һәм эшләп килүче эшкуарлар өчен семинар-практикум үткәрелде. Семинар барышында товарның сыйфаты буенча кулланучылар мөрәҗәгать иткәндә гамәл кылу тәртибе турында җентекләп аңлатылды, гражданнар белән хезмәттәшлек итү барышында эшкуарларда килеп туган сораулар һәм аларны хәл итү юллары каралды. Шулай ук чара барышында эшкуарлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм квалификацияле җаваплар да ала алды.
Кулланучылар һәм эшкуарлар тарафыннан Интернет челтәре киң файдаланылуга бәйле рәвештә, сыйфатсыз товар сатып алганда яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта барлыкка килгән сорауларга җавап эзләү сыйфатында муниципаль районнарның рәсми сайтларында актуаль темаларга мәгълүматлар, иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар, дәгъва хатларының үрнәкләре, кулланучыларның хокукларын яклау белән шөгыльләнә торган белгечләрнең элемтә өчен телефон номерлары урнаштырыла.