Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары белән очрашу узды

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, Арча муниципаль районы Сеҗе авыл җирлеге белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашу үткәрде. Аларның өйләренә бардылар. Очрашу вакытында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырылды.  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең функцияләре һәм бурычлары турында сөйләде, кулланучыларның хокукларын яклау турында, әлеге затлар тарырга мөмкин булган хәтәрлекләрне исәпкә алып, хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән мәгълүмат җиткерүгә бәйле рәвештә кулланучыларның хокукларын яклау буенча консультация бирде, өлкән яшьтәге кешеләргә карата алдау һәм мошенниклык гамәлләре башкарылган очракларны ничек кисәтергә кирәклеге турында сөйләде, чөнки беркатлы пенсионерлар еш кына намуссыз сатучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр куйган шартлар белән ризалаша.

Очрашу җылы, дустанә шартларда барды, аралашу вакытында мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International