ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина Минзәлә шәһәрендә «Галстуксыз очрашу» дип аталган чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы территориясендә «кега» транспорт савытында китертелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуха эчемлекләрен маркалау буенча үткәрелә торган экспериментның төп моментлары турында хәбәр итте. Чара Минзәлә муниципаль районында җәмәгать туклануы оешмалары һәм азык-төлек тармагында үз эшчәнлеген алып баручы эшкуарлар өчен оештырылды. Кереш сүз белән район башлыгы Айдар Сәлахов чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Гатина законнардагы яңалыклар турында җиткерде. Эшкуарлыкка ярдәм итү чаралары буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Минзәлә районындагы төбәк вәкиле Эльвира Фәттахова чыгыш ясады. Чарада шулай ук «Мензелинское райгосветобъединение» ДБУ җитәкчесе Артур Гафуров та катнашты.
Чара барышында эшкуарлар проблемалы сорауларга җаваплар алды.