Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре эшчәнлеге турында

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында «Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Әлмәт төбәк бүлегендә, шулай ук «Әлмәт инвалидлар җәмгыятенең өйрәнү-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖнең ике бүлекчәсендә кизү торды. Өч бүлек тә Әлмәт шәһәрендә урнашкан.

        Сурдотәрҗемәче катнашында начар ишетүчеләр җәмгыятендә катнашучылар газ счетчиклары урнаштыру, «Пятерочка» кибетләрендә акцияләр буенча азык-төлек продуктлары сату һәм башкалар турында фикер алышты. Кулланучыларның хокуклары, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга карата мөмкин булган мошенниклык гамәлләре турында сөйләделәр. Ручка белән блокнотлар, шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау буенча республика программасы логотибы төшерелгән пакетлар, белгечләрнең телефон номерлары язылган белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International