2020 елның 4 нче мартында Балтач муниципаль районы Балтач урта мәктәбендә, Кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, өлкән сыйныф укучылары арасында хокукый викторина үткәрелде. Викторина Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә туры китерелгән һәм өлкән сыйныф укучыларының хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
«Мондый чаралар үткәрү яшьләрне тормышта «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы Законның төп нигезләмәләрен аңлап өйрәнүгә һәм алга таба куллануга җәлеп итәргә ярдәм итә», – диде укучыларга Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина.
Жюри составында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова һәм мәктәпнең уку процессы мөдире бар иде. Викторинаны алып баручылар – Балтач урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Люция Шәйхетдинова, 2019 елда кулланучыларның хокукларын яклау темасына республика олимпиадасында җиңүче – Диана Кәримова, II дәрәҗә Олимпиада дипломанты – Айзилә Шакирҗанова.
Викторинада ике команда катнашты. Беренче команда – 10 нчы сыйныф укучыларыннан һәм икенче команда 11 нче сыйныф укучыларыннан торды. Катнашучыларга 4 бирем бирелде: «Күнекмә алу», «Кулланучылар тесты», «Кулланучы хокуклары» һәм «Юридик консультация».
Викторина барышында катнашучылар сорауларга актив рәвештә җавап бирде, командалы карарлар кабул итәргә өйрәнде, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм көндәлек тормышта кулланучылар очраша торган тормыштан төрле мисаллар турында фикер алышты. Командалардан алынган җаваплардан соң, һәр мәсьәлә буенча аерым-аерым Ләйсән Абдуллина «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы Закон нигезендә аңлатмалар бирде. Викторина шулкадәр мавыктыргыч булды ки, сүз белән генә әйтеп бетереп булмый.
Нәтиҗәләрне санаганнан соң, «дуслык» җиңде.
Уенда катнашучылар «Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы логотибы төшерелгән кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.
Иң мөһиме – викторинадан соң укучылар һәркемнең белемле кулланучы булырга тиешлегенә, үз хокукларын якларга, шулай ук үз хокукларын белергә, алардан файдалана белергә тиеш дигән нәтиҗәгә килде. Өстәмә рәвештә укучылар арасында «Рациональ кулланучы» темасына аноним анкета да үткәрелде. Анкета сорауларына җавап бирү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, укучыларның күбесе акчаны тота белә, димәк, күпчелеге рациональ кулланучы да булып тора дигән сүз.