Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның котлавы.

2020 елның 6 марты, җомга
Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм чәчәкләр бәйләме, сөйкемле елмаю һәм хатын-кызлар адресына җиткерелгән иң җылы котлау сүзләре белән ямьле. Сез дөньяны игелеккә күмәсез, Сездә булган сабырлык һәм зирәклек аркасында барлык авырлыклар да җиңел хәл ителә. Туган һәр көнегездә мәхәббәт һәм игътибар, чәчәкләр һәм елмаю, игелек һәм матурлык насыйп булсын. Тормышыгызда һәрвакыт яз чәчәк атсын, ә бәхет, мәхәббәт һәм уңышлар Сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булсын.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ханымнар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International