Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган очрашулар дәвам итә – «Мин һәм минем Рациональ сатып алучы!»

2020 елның 6 марты, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, шәхси эшкуар белән очрашу оештырды. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен, 15 нче март көнне билгеләп үтелә, 2020 елда бәйрәм шигаре – «Рациональ кулланучы». Чаллы шәһәренең «Апельсинчик» сәүдә үзәгендә хатын-кызлар киеме белән сәүдә итүче шәхси эшкуар белән «Консультация өстәле» үткәрелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы 2300-I номерлы РФ Законы турында аңлатып уздылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр:

- сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару тәртибе турында;

- товарга экспертиза үткәрү тәртибе һәм сроклары турында;

- товарга гарантия һәм гарантияле булмаган ремонт үткәрү сроклары турында;

Татарстан Республикасы территориясендә сезонга билгеле товарлар өчен сезон сроклары турында:

- Закон нигезендә, җирле климат шартларын исәпкә алып, Татарстан Республикасында сезонлы товарларның гарантия срокларын һәм хезмәт итү срокларын билгеләү өчен түбәндәге сезонлы сроклар билгеләнгән:

кышкы чор – 16 нчы ноябрьдән 15 нче мартка кадәр

язгы чор – 16 нчы марттан 15 нче майга кадәр

җәйге чор – 16 нчы майдан 31 нче августка кадәр

көзге чор – 1 нче сентябрьдән 15 нче ноябрьгә кадәр

Һәр эшкуарның һәм кулланучының товарлардан һәм хезмәтләр күрсәтүдән файдаланганда җаваплы кулланучы принцибын сакларга тиешлеге һәм моның мөһимлеге турында әңгәмә үткәрелде. Бөтендөнья кулланучылар оешмасы табигый ресурслардан, калдыкларны эшкәртүдән нәтиҗәле файдаланырга һәм экология белән әйләнә-тирә мохитнең кискен торган мәсьәләләренә бәйле рәвештә, калдыкларны киметергә чакыра. Уртак тырышлык белән без әлеге хәлне яхшыртырга омтылабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International