Чәчтарашханә хезмәтләре – оешма белән клиентның турыдан-туры багланышка керүе, шулай ук клиентның зәвыкъка һәм гигиенага бәйле ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә оешманың эшчәнлек нәтиҗәсе.
Хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе буенча чәчтараш хезмәтләре түбәндәгеләргә бүленә: матурлык салоннары хезмәтләре; чәчтараш салоннары һәм чәчтараш хезмәтләре күрсәтү.
12 нче март көнне Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Мечта» чәчтараш салонында эшләүче хезмәткәрләр белән очрашты, очрашу барышында «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» РФ Законы, Халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре, ГОСТ Р 51142-98 «Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү. Чәчтараш хезмәтләре күрсәтү. Гомуми техник таләпләр» турында аңлатылды. Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законның 29 статьясы нигезендә күрсәтелгән хезмәт күрсәтүнең җитешсезлекләре өчен җаваплылык турындагы мәсьәлә аерым каралды, мондый очракта кулланучы үз теләге белән күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эшнең) җитешсезлекләрен түләүсез нигездә бетерү, күрсәтелгән хезмәтнең бәясен тиешенчә киметү яки күрсәтелгән хезмәт җитешсезлекләрен үз көче яки өченче затлар көче белән бетергән өчен үзе тоткан чыгымнарны каплау турында таләп итәргә хокуклы.
Шулай ук белгеч әлеге чәчтарашханәгә килүчеләр белән дә аралашты һәм кулланучыларга файдалы мәгълүмат бирде.