Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә кешеләрнең аң-белемле булу дәрәҗәсен арттыру кулланучыларга товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү базарында үзләрен ышанычлы тоярга, сатып алганда һәм хезмәт күрсәтүләргә (эшләргә) заказ биргәндә игътибарлырак булырга, товарлар сатып алуга, хезмәтләр күрсәтү турында килешүләр төзегәндә барлыкка килгән бәхәсле хәлләрне җайга салганда «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллана белергә этәргеч бирә.
2020 елның 11 нче мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында һәм гражданнарның кулланучы буларак белем дәрәҗәсен арттыру максатында, Арча районының Казанбаш авыл китапханәсендә өлкән буын вәкилләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина белән очрашу оештырылды. Очрашуның темасы: «Кулланучы хокукларын өйрәнәбез». Катнашучылар бүлек эше белән танышты, территориаль орган практикасыннан килгән шикаятьләрне карап тикшерүнең төрле очраклары мисал итеп китерелде. Шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге федераль законнарның төп нигезләмәләре, гражданинның хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылганда гамәл кылу тәртибе турында да мәгълүмат ирештерелде, шулай ук бәхәсле хәлләрдә ничек эш итәргә һәм мошенниклардан ничек сакланырга кирәклеге турында да аңлатылды. Очрашуда катнашучыларга сораулар буенча: сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, шул исәптән дистанцион ысул белән сатып алынган товарлар, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, финанс хезмәтләре күрсәтү һәм башкалар, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының эше турында аңлатмалар бирелде.
Очрашу актив рәвештә узды, тыңлаучылар ягыннан күпсанлы сораулар җиткерелде, аларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында җавап бирелде.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәгълүмат урнаштырылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде, шулай ук уку залында кулланучыларның хокукларын яклау турында почмак булдырылды.
Очрашуның тематикасы өлкән буын гражданнарында зур кызыксыну уятты, бу кулланучыларның хокукый белемнәр алуга омтылуын һәм мондый чараларны дәвам итәргә кирәклеген күрсәтә, чөнки нәкъ менә өлкән буын гражданнары товарлар сатып алганда, эшләр башкарылганда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә еш кына намуссыз тәэминатчылар корбанына әверелә.