Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш авылында тулы бер чаралар комплексын үткәрде. Чараларның төп максаты – район халкына гамәлдәге законнарны ачыкларга ярдәм итү, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый грамоталылыгын арттыру.
ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары сатып ала торган азык-төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында» 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә үсеш һәм координация бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Магнит» һәм «Пятерочка» кибетләрендә 177 төр продукция буенча бәяләргә мониторинг үткәрелде. «Пятерочка» кибетендә кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләр белән консультация үткәрелде. Күтәрелгән мәсьәләләр арасында – азык-төлек товарларының җитешсезлекләрен ачыклаганда кулланучыларның хокуклары; сатып алучыларны товар бәясенә карата ялгышлыкка кертүгә бәйле мәсьәләләр. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре буенча тулы җаваплар бирелде. Шулай ук эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр кибетләрендә беренче чиратта кирәк булган 24 төрле азык-төлек бәяләренә мониторинг, «АБ ИнБев Эфес» АҖ, «Булгарпиво» ААҖ һәм «Белый Кремль» сыра кайнату заводы җитештергән сыраның ваклап сату челтәрендә күрсәтелүенә мониторинг үткәрелде.
Базарда кизү тору оештырылган иде, анда Актаныш районы эшкуарлары һәм кулланучылар белән аралашу булды. Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклауны бозуга бәйле конкрет хәлләр һәм аларны хәл итүнең оптималь вариантлары каралды. Чара үткәрү кысаларында кулланучы мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды: «Кулланучының сыйфатлы товарны алмаштыру һәм кире кайтару хокукы», «Түләүле медицина хезмәтләре күрсәткәндә кулланучының хокуклары», «Интернет-сатып алу» һәм башкалар.
Шунысын билгеләп үтәсе килә, буклетлар тарату шулай ук күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗәле мәгълүмат бирү-аңлату эше булып тора. Белешмәлекләрдәге мәгълүмат тар юнәлешле, бу кулланучыга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә үзен кызыксындырган сорау буенча тиз арада җавап табарга һәм килеп туган хәлне нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Исегезгә төшерәбез, мондый күчмә чаралар Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан даими рәвештә үткәрелә. Шулай ук теләге булган һәркем кулланучылар базары өлкәсендә килеп туган барлык мәсьәләләр буенча кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итә ала: 8(8552)71-43-03.