Ел саен, 15 нче март көнне халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. 2020 елда ул «Рациональ кулланучы» девизы белән узачак. Күзәтчелек органнары, муниципаль органнар, иҗтимагый оешмалар белгечләре традицион рәвештә халыкара инициативага кушыла. Түбән Кама районында Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган төрле агарту чаралары үткәрелә һәм алга таба да үткәреләчәк: сәүдә үзәкләрендә һәм төрле социаль учреждениеләрдә гражданнарга консультация бирү, кайнар линияләр үткәрү һ.б. гамәлгә ашырыла.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре гражданнарга Кама Аланы бистәсендәге күпфункцияле үзәктә кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары турында күчмә консультация үткәрде һәм кулланучыларның хокуклары бозылганда гамәлләр алгоритмы турында сөйләде. Әйтик, гражданин җәйге сезонга мотоблок сатып алырга ниятләде ди, нәрсәгә игътибар итәргә? Белгечләр товарның техник яктан катлаулы булуы турында аңлатты, шуңа күрә унбиш көн дәвамында аеруча игътибарлы булырга кирәк, чөнки әлеге вакыт узганнан соң җитешсезлекләр барлыкка килгән очракта, чикләнгән очракларда гына акчаны кире кайтару яки товарны алмаштыру турында таләп белдерелә ала. Кулланучылар базарының төрле темаларына басма продукция һәм мәгълүмат материаллары күргәзмәсе оештырылды.
Кама Аланының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 2 нче урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган мәгълүмати-агарту чарасы үткәрелде. Балаларга безнең оешма белгечләренең бәхәсле яки низаглы хәлләрдә кулланучыга ярдәм итәчәге турында сөйләделәр. Әмма гражданнарның компетентлыгы һәм үз хокукларын белү дәрәҗәсе закон бозуларны булдырмый калырга яки закон кысаларында компромис табарга мөмкинлек бирәчәк. Безнең илдә кулланучыларның хокукларын яклау турындагы Закон һәрчакта да үзеннән үзе генә эшләми, аны өйрәнергә һәм куллана белергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре (алкогольле продукция генә түгел) буенча мәгълүмат һәм консультация алу зарурилыгы булганда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Бызов урамы, 20А, телефон: 36-63-76.