Менделеевсктагы «Магнит» кибетләренең берсендә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне декадасы кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнарындагы территориаль бүлеге белән берлектә, кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Мөрәҗәгать иткән гражданнар кулланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы законнар өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм квалификацияле җаваплар ала алды.
Чараны оештыручылар сатып алучыларның фикерләр һәм тәкъдимнәр китабында калдырган язмалары белән танышты, сатучыларга сатыла торган товарга үзгәрүчән бәяләрне даими контрольдә тоту кирәклеге турында аңлатмалар бирде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар дәвам итә.