Балаларга кулланучыларның төп хокуклары турында аңлатылды

2020 елның 13 марты, җомга

Быел «Рациональ кулланучы» шигаре белән узачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Алабуга шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-10 нчы сыйныф укучылары өчен чаралар үткәрде.

Балаларга кулланучыларның төп хокуклары турында аңлаттылар, кулланучы хокуклары бозылырга мөмкин булган төрле хәлләр турында сөйләделәр, аларны хәл итү юллары тәкъдим ителде.
Укучылар кулланучы лингвистикасыннан ребуслар чишеп, бәхәсле хәлләрне хәл итүдә үзләренең мантыйкый сәләтеннән файдаланып, кулланучыларның хокукларын яклау буенча белгечләр ролендә булдылар һәм мөрәҗәгать иткән гражданнарга консультацияләр бирделәр. Чара ахырында барлык катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган брошюралар һәм буклетлар таратылды, шулай ук барлык өлкән сыйныф укучыларын киләсе уку елы башында үткәрелә торган кулланучы белемнәре нигезләре буенча республика олимпиадасында катнашырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International