Әлмәт урамнары буйлап «кулланучылар экспрессы» узды

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре шәһәр автобусында пассажирларның кулланучы буларак хокукларын яклауга бәйле сорауларына җавап бирде. Халык начар хезмәт күрсәтелгәндә яки браклы товар сатып алган очракта нишләргә кирәклеге турында белде. Үз хокукларыңны яклау өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында аңлатылды. Белгечләр дәгъва хатын ничек итеп дөрес төзергә һәм гамәлдәге закон нормалары турында сөйләде. Әлмәттә бу акция бишенче ел рәттән үткәрелә. Ул Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган. Автобус 13 нче март көнне җомга көнне иртәнге 10 сәгатьтән көндезге 12 сәгатькә кадәр, бишенче маршрут буенча йөрде. Ә пассажир мәгълүматны озаккарак истә калдыра алсын өчен, һәр пассажирга мәгълүмат буклетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International