2020 елның 13 нче мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы Алабуга районы КФҮ» ДБУ филиалында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча халыкка консультацияләр бирде. Гражданнарга «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алмаштырып булмый торган азык-төлек булмаган товарлар исемлеге турында аңлатылды.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да дәгъва белдерү, шикаять гаризалары үрнәкләре белән мәгълүмат буклетлары таратылды.