Аквапарк – ул чиксез тропик җәй, мавыктыргыч су таулары, кызыклы аттракционнар, җылытыла торган бассейннар, SPA-зона һәм уңай эмоцияләр.
Елдан-ел күбрәк кеше әлеге уникаль ял итү урынын үз итә, чөнки биредә ел фасылын кирегә борып, янәдән кызу җәйне кайтарырга мөмкин, хәтта тышта салкын кыш булса да.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында «Аквапарк хезмәтләре» темасына анкета уздырды.
Анда 105 кеше катнашкан.
Респондентларның күбесе (45%) аквапаркка ярты елга бер тапкыр, 18% ай саен йөри, 10%ы елга бер тапкыр бара, ә 27%ы бөтенләй дә йөрми икән.
«Аквапаркка сез кем белән йөрисез?» – дигән сорауга җавап бирүчеләрнең күбесе (53%), гаилә белән, дип җавап биргән. Сораштырылучыларның 27%ы аквапаркка дуслары белән, 20%ы үзләре генә йөри.
Билет бәяләре турында сөйләгәндә, респондентларның күбесе (78%) бәядән канәгать.
Сораштыру күрсәткәнчә, респондентларның 24%ы аквапарк администрациясенә хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча дәгъва белән мөрәҗәгать иткән һәм аларның мәсьәләсе уңай хәл ителгән. 72% шикаять белән мөрәҗәгать итмәгән. Респондентларның 4%ы хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча дәгъва белдереп мөрәҗәгать иткән, әмма мәсьәлә барыбер хәл ителмәгән.