Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Гөлфия Чурсина балаларга, мөмкинлекләре чикләнгән һәм аз тәэмин ителгән затларга ярдәм итүче «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондына килүчеләр һәм ярдәмчеләр белән очрашу үткәрде.
Дәрес кулланучыларның хокукларын яклау һәм кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләрендә халыкның хокукый белем һәм хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатында уздырылды.
Чарада катнашучыларга һәркем аңларлык итеп «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алыштыру шартларына, шулай ук сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгәндә килеп туган мәсьәләләрне хәл итүгә җентекләп тукталдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе турында, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә оешманың вәкаләтләре турында кыскача гына мәгълүмат бирелде.
Очрашуда катнашучылар басма продукция белән таныша, аларда күтәрелгән мәсьәләләр буенча фикер алыша алды, мәсәлән: сыйфатсыз товар сатылган яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта кулланучы хокукыннан ничек файдаланырга; азык-төлек продуктлары этикеткаларында нинди мәгълүмат булырга тиеш; хезмәт күрсәтүче оешмалар нинди торак-коммуналь хезмәтләрне һәм нинди күләмдә күрсәтергә тиеш? Сатучылар кулланучының законлы таләпләрен хәл итүдән баш тарткан очракта, кая мөрәҗәгать итәргә?
Товарлар сатып алганда, төрле хезмәтләр күрсәтелгәндә һәм эшләр башкарылганда барлыкка килә торган проблемаларны хәл итү өчен булышлык күрсәтергә әзер булып торган Казан территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.