Мөслим районы кибетләрендә сатып алучыларга ничек хезмәт күрсәтелә: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәренең рейд нәтиҗәләре

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган сәнәгать товарларын, азык-төлек продуктларын алга этәрүдә кибетләр, сәүдә үзәкләре аеруча зур әһәмияткә ия. Болар – икмәк-күмәч эшләнмәләре, сөт продуктлары, көнкүреш товарлары, балалар өчен товарлар. Мөслим муниципаль районында бүгенге көндә сәүдә объектларында нинди вәзгыять соң? Кибетләрдә хезмәт күрсәтү сыйфаты нинди? Моны ачыклау өчен Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Елизавета Низамова һәм район хәбәрчесе Лилия Шәймиева район үзәге кибетләренә рейд белән чыкты.

Кибетләрнең берсендә сатучы белән сатып алучы арасындагы бәхәснең шаһиты булырга туры килде. Сәбәбе: товарның касса бәясе аның бәялегендә күрсәтелгәннән аерылып тора: Мөслимдә яшәүче ир-ат 200 сумлык кәнфит өчен 400 сум түләргә туры киләчәгенә нык шаккаткан. Сатып алучы товар өчен аның бәялегендә күрсәтелгән хакны түләве турында белеп торырга тиеш. Кибеттәге бәяләрне үз вакытында алыштырырга өлгермәгән өчен сатып алучы түгел, ә сатучы җаваплы, һәм шуңа күрә дә аерма өлешен сатучы түләргә тиеш.

Мөслим районы халкы, беренче чиратта, сәламәтлек өчен зыянсыз булган сыйфатлы товарларга өстенлек бирә. Товарның яраклылык вакытын тикшерә торган сатып алучылар шактый күп булып чыкты.

- Миңа яраклылык срогы үткән товарлар эләкмәде. Продуктларны, нигездә, эре сәүдә кибетләрендә сатып алам, чөнки анда даими рәвештә товарларның сыйфатын, срокларын контрольдә тоталар, дип саныйм. Кибетләрдә натураль продуктлар сатарга кирәк. Өч-дүрт ай буе саклана торган сөттә, мәсәлән, күпме химия бардыр, кем белә, – дип шәрехли Мөслим районы кешесе.

Елизавета Олеговна искәртеп узганча, кулланучы һәм сатучы арасында бәхәсле хәл килеп туган очракта, Мөслим авылының Пушкин урамы буенча 91 нче йорт адресында урнашкан Түбән Кама территориаль органы белгеченә консультация алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин, телефон: 8(85556) 2-35-05.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International