Россия Федерациясе законнарында кулланучыларның хокуклары ышанычлы яклана

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече ТР «Күпфункцияле үзәк» ДБУ Минзәлә филиалында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирде. Безнең һәркайсыбыз көн саен диярлек нәрсәдер сатып ала яки нинди дә булса хезмәтләрдән файдалана, ягъни кулланучы мөнәсәбәтләрендә катнаша. Россия Федерациясе законнарында кулланучыларның хокуклары шактый ышанычлы якланган. Фәкать андагы барлык механизмнарны файдалана белергә, әлеге законнардагы нечкәлекләрне өйрәнергә һәм гамәлдә куллана белергә генә кирәк.

Консультация барышында кулланучылар бирелгән сорауларга җаваплар ала алды һәм мәгълүмат буклетларына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International