Тукай районында комплекслы чара узды

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

17 нче март көнне Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган комплекслы чара уздырылды.

Бүлек хезмәткәрләре Тукай районы кибетләрендә («Пятерочка», «Магнит» челтәр кибетләре) беренче кирәк-ярак продуктларына куелган бәяләргә мониторинг уздырды, шулай ук Тукай районының ваклап сату челтәрләрендә сатуга чыгарылган сырага күзәтү ясалды.

Моннан тыш, ваклап сату челтәрләрендә эшләүчеләр һәм кибетләргә килүчеләр белән 2020 елда «Рациональ кулланучы» дигән девиз белән уза торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең тематикасы буенча әңгәмә дә корылды. Рациональ кулланучы – ул товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүдән файдаланган вакытта максималь файда ала торган кулланучы.

Очрашу азагында барлык катнашучыларны Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне белән котладылар, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге хокуклар бозылуга бәйле сорауларга җавап бирелде, шулай ук Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан төрле темаларга чыгарылган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International