2020 елның 18 нче мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина һәм авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рәдилә Мәликова катнашты.
Кабул итү вакытында 9 кешегә консультация бирелде. Бүлек җитәкчесе кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарга консультация бирде. Сораулар сыйфатлы һәм сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны (шул исәптән техник яктан катлаулы товарларны да) алмаштыру һәм кире кайтару, зарури тәртиптә маркаланырга тиешле товарлар исемлеге һәм балалар өчен туклану продуктларын төргәкләү һәм маркалау таләпләре турында иде. Суд процессында катнашучы буларак кулланучыга бирелгән процессуаль өстенлекләргә игътибар юнәлтеп, кулланучыларның бозылган хокукларын яклау һәм торгызу өчен судка мөрәҗәгать итү тәртибе турында аңлатылды; кулланучыларның хокукларын яклау буенча суд практикасының мөһим аспектлары бәян ителде; шулай ук гражданнардан аеруча еш килә торган сорауларга анализ ясалды.
Гражданнарга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучыларның хокукларын яклау» Интернет-сайты эше турында хәбәр ителде, әлеге сайтта дәгъва үрнәкләрен, бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат табарга мөмкин. Гражданнарның ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр дә кузгатылды.
Кулланучыларның хокукларын һәм гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклауның хокукый механизмнарын пропагандалау һәм аңлату эше даими нигездә дәвам иттерләчәк.