Яшь буын кулланучы белемнәренә ия булуда мәнфәгатьле

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 18 нче мартында Әтнә муниципаль районы Күңгәр урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина 8-11 нче сыйныф укучылары арасында «Кулланучы хокукларын өйрәнәбез», «Рациональ кулланучы» темаларына сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Дәрес башында территориаль орган хезмәткәре укучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге белән таныштырды. Дәреснең төп өлешендә балаларга аларның сыйфатлы товарга хокуклары, товарны алмаштыру хокукының шартлары, озак файдаланыла торган һәм Кире кайтарып яки алмаштырып булмый торган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге турында мәгълүмат җиткерелде һәм «хезмәт итү вакыты», «яраклылык вакыты», «гарантия срогы» кебек төшенчәләрнең асылы аңлатылды. Сыйфатсыз товарлар проблемасына бәйле тормыштан алынган хәлләр мисал сыйфатында каралды. Олимпиада, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелә торган дегустацияләр турында мәгълүмат бирелде. 

Шунысы куанычлы, яшь буын җиткергән сораулардан аңлашылганча, алар кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарга бәйле белемнәрне алырга тели. Чара ахырында кулланучылар өчен мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саны өләшенде.

Укытучылар һәм укучылар безнең хезмәткәрләргә шундый танып-белү дәресе өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International