Очрашу вакытында тыңлаучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Г.И.Чурсина, «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда дөрес куллану тәртибенең хокукый белемнәрен һәм практик күнекмәләр формалаштыру максатында, Казан шәһәре Совет районының 169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде.

Тыңлаучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.

Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алмаштыру шартларына кагылышлы төп Закон нигезләмәләре, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтелгәндә кулланучы хокукларын хәл итү, товарларны сайлау кагыйдәләре, җитештерүчеләр турында этикеткага карата таләпләр, азык-төлек товарларының составы, гарантия чоры,  яраклылык вакыты турында җентекләп яктыртылды.

Укучыларга «Кулланучыларның хокукларын яклау» темасы буенча укучылар арасында популяр булган республика олимпиадасы турында сөйләделәр һәм анда катнашырга тәкъдим иттеләр.

Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат урнаштырылган басма продукция таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International