Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Төзелеш материалларын ничек сайларга?
2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына бер кулланучы “Орловский базар” сәүдә үзәгенә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте. Баксаң, кирәкле һәм мөһим мәгълүматлар белән таныша алмавы сәбәпле, сыйфатсыз, тиешле үзенчәлекләргә ия булмаган төзелеш материаллары сатып алган икән ул. Кулланучының әлеге мөрәҗәгате буенча “Орловский базар” сәүдә үзәге җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән өйрәтү характерындагы семинар үткәрелде. Бүлек белгечләре әлеге чараны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алга таба моның ише хокук бозуларга юл куймау һәм сатып алучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан чыгып уздырды.
Очрашуда катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законның төп нигезләмәләре белән таныштырылды. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, шул исәптән төзелеш материалларын һәм эшләнмәләрен: агач материалларын, металл продукциясен, эш коралларын сату кагыйдәләре аңлатылды:
–сатканчы, төзелеш әйберләренең сатуга әзерләп куелган булуы шарт. Сатуга әзерләү товарның брак түгелме икәнен, комплектның тулылыгын, товар һәм аның җитештерүчесе турында кирәкле мәгълүматның бармы-юкмы икәнен тикшерүне үз эченә ала;
– төзелеш материаллары һәм эшләнмәләре күләмнәре, маркалары, сортлары буенча һәм куллану өлкәсе, куллану үзенчәлекләре буенча аерым урнаштырыла;
– сатуга тәкъдим ителә торган төзелеш материаллары һәм эшләнмәләр буенча мәгълүмат, конкрет товарның үзенчәлекләреннән чыгып, материалы, отделкасы, маркасы, төре, үлчәме, сорты һәм әлеге товарның башка төп күрсәткечләре турында мәгълүматлардан торырга тиеш;
– билгеле бер комплекттагы төзелеш материалларын (бакча йортлары, хуҗалык корылмалары һ.б) сатканда, кулланучыга комплектка кертелгән эшләнмәләрнең атамасы һәм саны, аларның ни дәрәҗәдә эшкәртелүе һәм эшкәртелү ысуллары (нинди дә булса матдә сеңдерелгән булу-булмавы, дымлылыгы һәм киптерү ысулы һ.б) турында җиткерелергә тиеш;
– табаклы пыяла тулысынча яки сатып алучы күрсәткән үлчәмнәр буенча киселеп сатыла; авырлыгы буенча сатыла торган төрелмәсез беркеткечләр үлчәү приборлары белән тәэмин ителгән махсус урыннарда сатыла;
– сатучы сатып алучыга сатып алынган товарының авырлыгын, күләмен һәм сортын тикшереп карау мөмкинлеге тудырырга тиеш. Бу максаттан чыгып, кулланучы өчен уңайлы урынга түгәрәк агач материалларын кубомассага күчерү коэффициентларын, агач материаллары кубатурасын, аларны үлчәү кагыйдәләрен күрсәтеп, мәгълүмат урнаштырыла. Сатучы сатып алучының таләбе буенча төзелеш материалларын һәм эшләнмәләрен билгеләнгән стандартлар нигезендә үлчәү тәртибе белән таныштырырга тиеш. Сатып алучыга товар белән товар чегы бирелә. Товар чегында товарның атамасы һәм сатып алучының исем–фамилиясе, әлеге товарның төп күрсәткечләре, товарның күләме һәм җитештерүченең товарга документлары күрсәтелә;
– билгеле бер комплекттагы төзелеш материалларын һәм эшләнмәләрне тапшырганда, аларны тапшыручы зат сатып алучының күз алдында комплектка керүче эшләнмәләрнең барысының да булу-булмавын, шулай ук әлеге товарга кушып бирелергә тиешле документларның, шул исәптән комплектка керүче төзелеш материаллары һәм эшләнмәләре исемлегенең, җыю буенча инструкциясенең булу-булмавын тикшерә;
– сатучы сатып алучының транспортында агач һәм төзелеш материалларын өенә алып кайтуына шартлар тудырырга тиеш;
–сатучы кулланучыны товарлар (эшләр, хезмәтләр) турында кирәкле барлык мәгълүмат (товарны дөрес итеп сатып алу мөмкинлеге тудырырдай) белән үз вакытында таныштырырга тиеш.
“Кулланучыларның хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының 12 статьясы нигезендә, кулланучыга товар турында тиешле мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелмәсә яки дөрес булмаган мәгълүмат бирү, товарны сатып алучыга тапшыргач, товарда җитешсезлекләр килеп чыгуга китерсә, кулланучы сатучыга җитешсезлекләре булган товар сатып алганда нинди таләпләр куйса, шундый ук таләпләр куярга мөмкин: ягъни кулланучы сатучыдан: – товарны шундый ук маркадагы (модель, артикул) башкасына алыштыру; тиешле исәп-хисап ясап, товарны шундый ук маркадагы (модель, артикул) башкасына алыштыру; товарның бәясен тиешенчә киметү; товардагы җитешсезлекләрне кичекмәстән бушлай юкка чыгару яки кулланучының үзе яисә өченче зат тарафыннан җитешсезлекләрне юкка чыгару чыгымнарын каплау; сату-алу килешүен үтәүдән баш тарту һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару таләпләре куярга мөмкин. Кулланучы җитешсезлекләре булган товарны сатучының таләбе буенча һәм аның хисабына кире кайтарырга тиеш.
Семинарда бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен эксперт органнарына мөрәҗәгать итеп булуы, әлеге оешмаларның адреслары белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында (www.tatzpp.ru) танышып булуы турында да мәгълүмат җиткерелде.
Әйтергә кирәк, кулланучылар хокукларын яклау турында барлык мәгълүмат семинарда катнашучыларда зур кызыксыну тудырды. Очрашу нәтиҗәләре буенча “Орловский базар” сәүдә үзәге җитәкчелеге Чаллы территориаль органы белгечләренең югары дәрәҗәдә һөнәри осталыкка ия булуны күрсәтүләрен һәм алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнүләрен билгеләп үтте.
Кулланучының барлык таләпләре судка кадәр тәртиптә канәгатьләндерелде. 40 меңнән артыграк суммага сатып алынган төзелеш материаллары башкаларына алыштырылды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз