ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында (Казан шәһәре, Ибраһимов проспекты, 56) урнашкан «Сalzedonia» кибетендә семинар үткәрде. Кибет оекбаш-оек эшләнмәләре, шулай ук су коену һәм комлыкта кызыну өчен пляж киемнәре сата.
Очрашу вакытында бирегә килүчеләргә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге нигезендә аңлатмалар бирелде.
Товарларны сату-алу процедуралары барышында, сатып алучы сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарны алмаштыру яки кире кайтару турында таләп иткән очракта сатучылар тарафыннан эшләнергә тиешле гамәлләр каралды. Сатып алучыларның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, дәгъва белдерү чорлары, товарның гарантия вакыты турында аңлатылды.
Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат урнаштырылган түләүсез басма продукция таратылды.