Ел саен, 15 нче мартта бөтен дөньяда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә әлеге датага багышланган чара узды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе вәкилләре белән берлектә, әлеге үзәк карамагындагы затлар белән чара үткәрде.
2020 елда бәйрәм «Рациональ кулланучы» девизы белән үткәрелә, тематикасы Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе тарафыннан билгеләнә һәм бүгенге көндә бик актуаль. Кеше туган мизгеленнән башлап кулланучыга әверелә һәм гомеренең соңгы мизгеленә кадәр кулланучы ролендә яши. Яшәеше һәм эшчәнлеге, эше һәм белеме, көнкүреше һәм ялы өчен кирәкле товарларны сатып алганда һәм хезмәтләрдән файдаланганда, һәр кеше кулланучы булып тора. Үз хокукларыңны белү һәм аларны яклый алу – һәркемнең бурычы.
Ял итүчеләрне «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» РФ Законының төп статьялары, Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге белән таныштырдылар. РФ Хөкүмәтенең «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында» 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары турында мәгълүмат җиткерелде. «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы Закон гамәлдә булган елларда гражданнарның хокуклар турында белем һәм кулланучы буларак үз хокукларын якларга җөрьәт итә алу дәрәҗәсе шактый артты.
Шулай ук ике оешма белгечләре экология һәм әйләнә-тирә мохит темасын да кузгатты. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бөтен дөнья буйлап минут саен 1 миллион пластик шешә сатыла, 24 миллиард пардан артык аяк киеме җитештерелә, аларны җитештергәндә берничә төр пластик һәм башка материаллар кулланыла, алар эшкәртелми диярлек. Глобаль куллану кысаларында билгеләп үтелгәнчә, азык-төлек продуктларын җитештерү югары дәрәҗәдә энергия куллану, урманнарны кисү, парник газлары чыгаруны арттыру һәм суны чамадан тыш куллану белән бәйле. Азык-төлек сәнәгатеннән килә торган пластикның зур өлеше – 60%ы чүплекләргә яки әйләнә-тирә мохиткә эләгә. Шундый хәлләр аркасында Бөтендөнья кулланучылар оешмасы һәркайсыбызны товарлардан нәтиҗәле файдалануга чакыра, бу исә табигать ресурсларына сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итәчәк.
Очрашу ахырында «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге директоры Ю.П. Ивахина белгечләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм уңышлар теләде.
Очрашуда катнашучыларның барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан чыгарылган, 71-43-03 номеры буенча «кайнар линия» телефоны эше турында мәгълүмат урнаштырылган буклетлар тапшырылды. Әлеге телефон номеры буенча теләге булган һәркем кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча профессиональ ярдәм алырга мөмкин.