Баулы районында Ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 20 марты, җомга

Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

2020 елның 2 ай йомгаклары буенча Баулы муниципаль районының хәмер базарындагы хәл турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева хәбәр итте. Ул Татарстан Республикасы территориясендә «кега» транспорт савытында китертелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуарэ, медовуханы идентификацияләү чаралары белән маркалау, мондый продукция әйләнешен күзәтү эше турында да сөйләде.

«Арыш мае» фирма челтәре лицензиясе буенча эшли торган сәүдә предприятиеләре белән эшләү һәм салым салу шартлары үзгәргән чорда яңа предприятиеләргә күчү мәсьәләсе буенча «Алкоторг» АҖ вәкиле чыгыш ясады.

Комиссия утырышында Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле продукция сату өлкәсендә закон бозуларга юл куймау, шәхси йортларда спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча даими рейдлар үткәрү турында карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International