ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, шулай ук «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында 6 нчы урта мәктәпнең 5В сыйныфы укучылары өчен Түбән Кама шәһәренең «Апуш» балалар үзәк китапханәсе территориясендә мәгълүмати-танып белү чарасын үткәрде.
Очрашуда укучылар түбәндәге сорауларга җавап алды:
- кем ул кулланучы?
- аның нинди хокуклары бар?
- «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы закон кайчан кабул ителгән, һәм аның төп статьяларында нәрсә диелә?
Укучылар Бөтендөнья кулланучылар көне темасын тулырак күзалласын өчен, мультимедиа презентациясе тәкъдим ителде. Чара ахырында бик зур булмаган уен викторинасы үткәрелде, сорауларга җавап биреп, укучылар үз фикерләрен җиткерде, ялгышудан курыкмады, төрле хәлләргә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышканда бик актив катнашты.
Мәгълүмати-танып белү сәгате сизелмичә дә үтеп китте, балалар хезмәткәрләргә бик күп сораулар җиткерде. Барлык катнашучылар да очрашудан бик күп күңелле һәм шатлыклы тәэсирләр алды.
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә 15 нче марттан 20 нче мартка кадәр «Без сезнең проблемаларыгызны хәл итәрбез» дигән китап күргәзмәсе оештырылган. Килүчеләр игътибарына китапларга күзәтү белән презентация тәкъдим ителә: кулланучыларның хокуклары бозылуга бәйле хәлләрдә яклый торган төп закон, төрле хәлләрдә кулланучыларга үз-үзләрен ничек дөрес тотарга, үз хокукларын ничек якларга дигән сорауларга җавап бирә торган китаплар, белешмәлекләр урнаштырылган.
Чараның максаты – укучыларга «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы закон статьяларын ничек итеп дөрес кулланырга, үз хокукларыңны яклау, грамоталы кулланучы булу турында искәртү.