Кибеттән сатып алган вакытта бәялегендә күрсәтелгән товар бәясе касса бәясенә туры килмәгән очраклар булгалый.
Әлеге хәлдә Сез товарны бәялегендә күрсәтелгән бәядән сатулары турында таләп итәргә хокуклы.
«Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының (алга таба – Закон) 10 статьясы нигезендә, кулланучы дөрес карарга килә алсын өчен, сатучы товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында җиткерергә тиеш.
РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карарында да шундый ук таләп күрсәтелгән.
Кибетләрдәге бәялек кәгазьләре гавами оферта булып тора, шуңа күрә дә сатучы сатып алучыга товарны шул офертада күрсәтелгән бәядән сатарга бурычлы.
Оферта – ул конкрет бер яки берничә затка адресланган, җитәрлек дәрәҗәдә билгеләмә алган һәм тәкъдим ясаучы затның әлеге тәкъдимне кабул итеп алачак адресат белән ике арада килешү төзелгән дип тану ниятен белдерә торган тәкъдим (1994 елның 30 ноябрендәге 51-ФЗ Россия Федерациясе Гражданлык кодексының (алга таба – РФ Гражданлык кодексы) 435 статьясы).
Гавами оферта – ул реклама һәм билгесез затлар даирәсенә адресланган башка төрле тәкъдимнәр, алар оферталар ясарга чакыру буларак карала (РФ Гражданлык кодексының 437 статьясы).
Товарны бәясендә күрсәтелгән хактан сатудан баш тартсалар, нишләргә?
Әгәр кибет җитәкчелеге товарны күрсәтелгән бәясеннән сатудан баш тартса, язмача дәгъва язарга кирәк.
Законның 12 статьясы нигезендә, әгәр килешү төзелгән вакытта кулланучыга товар турында кичекмәстән җиткерелергә тиешле мәгълүмат бирелмәсә, ул килешүне төзүдән нигезсез читләшү аркасында китерелгән зыянны сатучыдан (башкаручыдан) таләп итәргә хокуклы, әгәр килешү төзелгән икән инде, ул очракта ярашлы вакыт эчендә аны үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару һәм башка зыяннарны түләү турында таләп итәргә хаклы.
Дәгъва канәгатьләндерелмәгән очракта, Сез үз хокукларыгызны яклау өчен судка мөрәҗәгать итә аласыз.