Әгерҗенең 4 нче урта мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрелде. Әлеге чара ел саен, 15 нче март көнне билгеләп үтелә торган Кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган иде. Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, алар өлкән сыйныф укучыларын 2020 нче елда бәйрәмнең төп темасы «Рациональ кулланучы» булуы турында сөйләде, балалар кулланучы хокукларын ничек якларга мөмкин булуы турында белде. Гадәти булмаган дәрес барышында гаиләнең төп керемнәре һәм чыгымнары белән таныштылар, реаль, номиналь керем һәм саклык акчалары турында мәгълүмат алдылар. Балалар әлеге тематика буенча ныклы белем һәм эрудициягә ия булуларын күрсәтте.
Чара барышында кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Барлык катнашучыларга да кулланучы өчен «Кулланучының мәгълүматка хокукы», «Дәгъва хатын ничек итеп дөрес төзергә» дигән белешмәлекләр һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән башка мәгълүмати материаллар өләшенде.