Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы, югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә, Yardam.ru порталын эшләтеп җибәргән, анда коронавирус йогышы таралу сәбәпле изоляция шартларында торган республика халкы өчен санлы сервислар һәм хезмәтләр күрсәтү турында мәгълүмат тупланган.
Сайттагы мәгълүмат төрле ихтыяҗлар һәм тормыш хәлләренә бәйле рәвештә төркемнәргә берләштерелгән: әзер ризык, азык-төлек һәм дарулар китерү, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар линия телефоннары, белем бирү ресурслары, читтән торып эшләү, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек итү сервислары.
Әйтергә кирәк, Yardam сүзе (татарча – «ярдәм») татар телендә «ярдәм», «булышлык күрсәтү» буларак тәрҗемә ителә. Порталның атамасы аның төп бурычын тасвирлый – үз-үзеңне изоляцияләү вакытында халыкка вакытны мөмкин кадәр уңайлы итеп үткәрергә ярдәм итү һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү.
«Бүген безнең һәркайсыбыз коронавирус пандемиясенә бәйле гадәти булмаган хәлдә калды. Безнең белән мондый хәлнең булганы юк иде әле. Һәркайсыбыз тормышны ничек уңайлырак итәргә һәм моның өчен дәүләт нәрсә эшли ала икәнен аңларга тырыша. Шуңа күрә хәзер үзеңне ничек тотарга, нәрсә эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат алу аеруча мөһим. Безнең Министрлык командасы Yardam.ru дигән махсус сайтка коронавирус, агымдагы вәзгыятьтә уңайлы яшәү өчен файдалы сервислар, яңалыклар һәм тәкъдимнәр туплады. Без даими рәвештә тәкъдимнәр каталогын киңәйтергә планлаштырабыз һәм республика халкын, кече бизнесны бу эштә актив катнашырга чакырабыз», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
Ул шулай ук хәзерге шартларда цифрлы сервисларның һәм хезмәтләрнең гадәти яшәү рәвешен дәвам иттерү өчен актуаль һәм кирәкле булуын ассызыклады.
«Безнең команда республикада яңа 7 суперсервис оештыру эшен актив рәвештә дәвам иттерә: «Мин төзим», «Мин — әни», «Минем сәламәтлегем», «Мин — гражданин», «Минем субсидияләр», «Мин — мәктәп укучысы» һәм «Минем дозор», алар республикада агымдагы елда эшли башлаячак», — дип тәмамлады Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры.
Yardam.ru сайтында хәзерге вакытта 140 артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70тән артыгы – азык-төлек һәм әзер ризык китерү буенча. Барлык блокларда да, шул исәптән шәхси һәм дәүләт учреждениеләрен дә кертеп, Татарстаннан товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр бар. Татарстанда яшәүчеләргә үзгәрешләргә яраклашуда һәм изоляция режимын файдалы һәм уңайлы итеп уздырып җибәрүдә ярдәм итү өчен башка компанияләр шулай ук Yardam.ru сервисына кушыла ала. Моның өчен сайттан файдаланучыларга Yardam.ru порталында үзләре кирәк дип санаган сервисларны тәкъдим итү мөмкинлеге каралган. Тәкъдимнәрне yardam@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.