Сатып алынган товар канәгатьләндермәгән очракта нишләргә?

2020 елның 3 апреле, җомга

Шундый вакытлар була, алынган товар сатып алучыны яки аның гаиләсен канәгатьләндерми, ә чек инде чүплеккә ташланган булырга мөмкин. Бу очракта урынлы сорау туа: чек булмаган очракта товарны кире кайтарырга мөмкинме?

“Кулланучылар хокукын яклау” законының 25 нче матдәсе нигезендә сатып алынган товарны ике атна вакыт эчендә алыштырырга, яки сатып алучыга ошаган башка товар булмаган очракта өч көн вакыт эчендэ түләнгән акчаны кире кайтарырга мөмкин. Ләкин бу очракта төп шарт – товарның сакланышы тиешле дәрәҗәдә, этикеткалары, квитанция яки касса чегы булырга тиеш.

Сатучы адресына ике нөхсәдә шикаять языла. Документта оешманың тулы атамасы яки эшмәкәрнең исем-фамилиясе күрсәтелә. Бу мәгълүматларны кибет хезмәткәрләреннән яки сәүдә ноктасындагы махсус стендтан алырга мөмкин. Шунда ук сатып алучы турында белешмәләр языла: исем-фамилиясе, элемтә өчен телефон номеры, товар сатып алу көне һәм вакыты күрсәтелә. Сатып алынган товарны алышытру яки кире кайтару сәбәпләрен күрсәтү мөһим. Исегездә тотыгыз, товарны кире кайтару өчен размер, фасон, төсе, фактурасы туры килмәү сәбәп булып тора.

Шикаятьнең ике экземплярына да дата һәм кул куеп, аның берсен сатучыга кул куйдырып тапшырырга кирәк.

Товар чегы яки башка раслаучы документ югалган очракта борчылырга сәбәп юк: товарның инструкциясен, гарантия талонын, техник паспортын кулланырга мөмкин. Хәтта махсус скотчлы гади тышлык та товарның нәкъ менә шушы кибеттән алынганлыгын раслый.

Кулыгызда бары тик сатып алынган товар гына булса, ирекле шаһитларны чакырырга мөмкин. Алар шул көнне, шул кибеттән товар сатып алынуын исбатлый ала. Бу очракта кассир, сатучы яки сатып алуда катнашкан кеше шаһит була ала. Ләкин шунысын да истә тотыгыз, барлык төр товарлар да алыштырыла һәм кире кайтарыла алмый.

Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районы халкы консультация алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә ала. Адреслар: 422000, Арча шәһәре, Банковская урамы 2 а йорты, телефон – 884366 3-28-93; Балтач районындагы телефон – 884368 2-44-03; Кукмара районында – 884364 2-60-75; Саба районында – 884362  2-30-84; Теләче районында – 884360 2-12-55.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International