ТР Түбән Кама муниципаль районында хәмер базарының торышы буенча гавами чаралар үткәрү турында

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хәбәр итә: 2020 елга контрольлектәге субъектлар белән гавами фикер алышулар үткәрүнең план-графигы нигезендә түбәндәге чара уздырылачак:

  • Чараның исеме: "2019 ел һәм 2020 елның 2 айлык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районындагы хәмер базарының торышы".
  • Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органының исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы
  • Чараны үткәрү датасы һәм вакыты:  2020 елның 19 мартында, 10.00 сәгатьтә.
  • Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Чирмешән авылы, Советлар ур., 28 нчы йорт, район мәдәният йорты
  • Чараны үткәрү ысулы: киңәшмә
  • Чараның статусы: планлаштырылган
  • Чарага кыскача тасвирлама: 2019 елга һәм 2020 елның 2 айлык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районындагы хәмер базарының торышы турында кыскача мәгълүмат.
  • Чара нәтиҗәләренә кыскача тасвирлама: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

Гавами чарада катнашу өчен Сез түбәндәге электрон адрес буенча теркәлә һәм 2020 елның 18 мартына кадәр күрсәтелгән тематика буенча үзегезне кызыксындырган сорауларны җибәрә аласыз: Rishat.Nafikov@tatar.ru

Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефон аша ачыкларга була: 8 (8555) 36-63-85.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International