Хөрмәтле гражданнар!

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

2020 елның 30 апреленә кадәр эшләми торган көннәр дип иълан ителде. Яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш чарасын гади ял көннәре дип кабул итәргә ярамый.

Әти-әниләрегезне, өлкән буын туганнарыгызның сәламәтлеген саклагыз – алар белән ешрак телефон аша аралашыгыз.

Хәтерегезгә төшерәбез, кулланучылар хокукын яклау өлкәсендәге сорауларны хәл итү кирәк булганда  https://www.tatzpp.ru/ һәм http://gosalcogol.tatar.ru адреслары буенча рәсми интерактив сервисларга мөрәҗәгать итә аласыз.

Теге яки бу сорауга белгеч киңәше кирәк булганда Интернет-кабул итү ярдәмгә килер: http://gosalcogol.tatar.ru/rus/priem.htm

Сезнең сорау белгечләргә барып җитсен өчен үзегез турында төгәл мәгълүматларны күрсәтү мөһим: исем-фамилиягез, җавапны юллар өчен электрон почта. Үзегезне борчыган сорауны кыска һәм аңлаешлы итеп язып җибәрегез.

Кулланучылар хокукын яклау буенча портал эшли: https://www.tatzpp.ru/

Биредә сезнең өчен элемтә номерлары бар, актуаль сораулар, аларны чишү юллары күрсәтелгән.

Гражданнар мөрәҗәгатен карау “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатен карау тәртибе” Россия Федерациясе Федераль законы (02.05.2002 №59-ФЗ) буенча башкарыла.

Электрон вариантта җибәрелгән мөрәҗәгать авторларының персональ мәгълүматлары Россия Федерациясе законы таләпләре нигезендә саклана һәм эшкәртелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International