Иң беренче чиратта өйдә нинди азык-төлек булуын барларга кирәк. Тәүлек дәвамында куллану нормаларын истә тотып исемек өзегез. Туклану рационы принципларын истә тотарга кирәк.
Куркынычсызлык максатларында, кибеттәге арбаларның тоткычларын, кәрҗин тоткаларын салфетка белән сөртергә, яки кулга перчаткалар киеп тотынырга киңәш ителә.
Иң элек бүлмә температурасында саклана тоган азык-төлекне сайлагыз. Суыткычларда сакланучы тиз бозыла торган ризыкларны соңгы чиратта гына алу киңәш ителә. Төрелгән ризыкларга өстенлек бирергә кирәклеген истән чыгармагыз. Аллергия реакциясе булмасын өчен, товарның төрелешенә, куллану вакытына, составына да игътибар итегез.
Товарның кибет киштәсендә дөрес саклануы мөһим: җитештерүче күрсәткән температура режимына туры киләме? Әгәр дә таләпләр үтәлмәсә, бу төр ризыкны сатып алмавыгыз хәерле. Куллануга әзер товарлар чи ризык белән янәшә торырга тиеш түгел. Бу күренеш агулануга, эчәк инфекциясе китереп чыгаруга сәбәп булырга мөмкин. Әлеге кагыйдә ризыкларны сумкаларга урнаштырганда да үтәлергә тиеш.
Читтән торып азык-төлек товарлары сатып алу буенча киңәшләр.
Бүгенге вәзгыять шартларында кибетләрдән азык-төлек һәм әзер ашамлыкларны читтән торып сатып алу системасы актуаль. Китерелгән товар өчен түләү ысулын кулланучы үзе сайлый. Бу очракта да кайсыбер кагыйдәләрне үтәргә тәкъдим ителә: