ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 50 гә якын хезмәткәре көн саен административ хокук бозулар турында протоколлар төзүдә катнашачак

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш чорында административ хокук бозулар буенча протокол төзүдә вәкаләтле оешмалар исемлегенә кертелде. Бу турыдагы карар Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан имзаланган. 6 апрельдән көн саен ТР Дәүләт алкогольинспекциясенең 50 гә якын хезмәткәре административ хокук бозулар өчен проткол төзүдә катнаша. Бу эш башка контрольдә тоту органнары хезмәткәрләре белән берлектә график нигезендә башкарыла. 7 апрель көнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 25 пртокол төзегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International